ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез буран;

- көндез көньяк-көнбатыштан 16 м/с ка кадәр җилнең көчәюе (Казанда 15 м/с ка кадәр).

4 гыйнвар көнне “Сабантуй" ял паркында гаиләләр арасында "Сәламәт гаилә" дип исемләнгән кышкы спорт фестивале узды. Барлыгы район мәктәпләреннән 14 гаилә катнашты. Алар үз көчләрен иң беренче чаңгы эстафетасында, катнаш эстафетада, дартс уеннарында сынадылар.

 

8 гыйнвар көнне Балтач Үзәк китапханәсендә нәни  китап укучыларыбыз өчен тозлы камырдан әвәләү остаханәсе эшләде.

6 гыйнвар көнне Балтач үзәк китапханәсендә Балтач мәктәбенең 8 класс укучылары өчен "Яңа ел калейдоскопы" дип исемләнгән чара үтте.


31
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Хөрмәтле балтачлылар!

Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих булып калачак.


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

28 декабрь көнне, Түбән Кенә авылы клубы үзешчәннәре "Игенче" күмәк хуҗалыгы эшчәннәрен Яңа ел бәйрәме белән котлап, ял концерты бүләк итте. Концерт барышында яшь җырчылар һәм сәхнә ветераннары үзләренең матур җырлары белән барсын да сөендерде. Бик матур ял кичәсе булды.

26 нчы декабрь көнне Б.Сәрдегәне авыл клубында балалар өчен «Кар иленә сәяхәт» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды. Балалар төрле әкият геройлары булып киенеп, Кыш бабай, Кар кызын каршы алдылар. Гузәл чыршыны мактап, җырлар башкардылар, матур биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.

28 декабрьдә Балтач спорт мәктәбе балалары Арча муниципаль районы йөзү буенча беренчелегендә катнаштылар.

29 декабрь көнне Зәй шәһәрендә 2002-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды.

Без күп һәм без барыбыз да төрле. Әмма безне һөнәр берләштерә. Без барыбыз да - китапханәчеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International