28 декабрь көнне Балтач бистәсендә Үзәк чыршыны ачу тантанасы булып узды.
Әлеге чара театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән халык шулай ук Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадын да тамаша кылды.
28 декабрьдә Балтач спорт мәктәбе балалары Әтнә муниципаль районында узган Көрәш буенча «Кыш бабай» призына үткәрелгән ачык турнирда катнаштылар.
Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чынбарлык һәм уен киңлеген берләштерә һәм процессның һәр этабында аңлаешлы һәм контроль механизмнары белән укыту, инвестицияләү, табыш алу һәм продуктлар процессларын бергә алып барырга ярдәм итә торган «Фермополис» уникаль платформасын эшләүчеләр белән очрашу узды. Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.
2019 елның 28 декабрендә «Балтач» спорткомплексында Ренат Борханов истәлегенә кул көрәше буенча 2005-07 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында район беренчелеге булып узды. Беренчелектә Балтач районының 12 мәктәбе һәм Татарстан Республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән егетләр һәм кызлар катнашты. (Балтач, Яңгул, Түнтәр, Чепья, Нөнәгәр, Урта Көшкәт мәктәпләре, Салавыч профлицее, Карадуган, Балтач гимназиясе, Арбор, Субаш, Пыжмара, Кенә, Шубан мәктәпләре, Теләче, Кукмара, Мөслим районнары, Яр Чаллы, Чистай шәһәре) Барлыгы 129 спортчы.
2019 елның 27 декабрендә Балтач район башкарма комитетының Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы Балтач районында төзелә һәм ремонтлана торган объектларда хезмәтне саклау буенча законнар таләпләрен үтәү максатыннан күчмә тикшерүләр үткәрде.
2019 елның 28 декабрендә Балтач штп. Мазһаров урамында тантаналы рәвештә "Тайгалак-шугалак" боз шугалагы ачылды. Бу вакыйганы күрергә теләүчеләр аз түгел иде: шугалак янына балалар да, өлкәннәр дә җыелды.
29 декабрь көнне Тагашур авыл клубында Яңа ел бәйрәме булып узды. Балалар өчен Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары белән Яңа ел тамашасы оештырылды. Шулай ук уеннар, конкурслар, җырлар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән һәм лотерея билетлары уйнату булды.
Бүген, 28 декабрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгат улы Ногаев Балтач районының Яңа елга әзерлеге белән танышты.
2019 елның 27 декабрендә «Факел» яшүсмерләр клубында балалар өчен яңа ел карнавалы үткәрелде. Балалар һәм яшүсмерләр өчен театральләштерелгән уен тамашасы күңелле конкурслар, кызыклы уеннар, дәртле биюләр, җырлар, матур итеп бизәлгән чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән баетылган иде. «Факел» клубы хезмәткәрләре балалар белән бергә әкият геройларына әверелделәр, балаларда бәйрәм кәефе тудырдылар.
Бүген, 28 декабрьдә, Балтач штп. һәм Чепья авылының үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Ярминкә ассортименты белән беренчеләрдән булып Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгат улы Нугаев танышты.