Үзәк чыршыны ачу тантанасы

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

28 декабрь көнне Балтач бистәсендә Үзәк чыршыны ачу тантанасы булып узды.

Әлеге чара театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән халык шулай ук Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадын да тамаша кылды.

Балтач район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов район халкын киләсе Яңа ел белән котлады, җылы теләкләрен ирештерде.

Тышта салкын булуга карамастан, беркем дә туңып тормады, халык күңел ачты, биеде, уеннарда катнашты, чыршы тирәли җырлап әйләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International