ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгат улы Ногаев Балтач районының Яңа елга әзерлеге белән танышты

2019 елның 28 декабре, шимбә

Бүген, 28 декабрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгат улы Ногаев Балтач районының Яңа елга әзерлеге белән танышты. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәил улы Гайнетдинов белән берлектә Балтач бистәсе Мазгаров урамында ачылган «Тайгалак» шугалагында, үзәк чыршы янында булдылар. Шулай ук Сосна җирлегендә авыл бизәлеше белән таныштылар. Кардан ясалган сыннарны Камил Ногаев югары бәяләде, районның Яңа ел бизәлешен бик ошатты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International