«Факел» яшүсмерләр клубында балалар өчен яңа ел карнавалы үткәрелде

2019 елның 28 декабре, шимбә

2019 елның 27 декабрендә «Факел» яшүсмерләр клубында балалар өчен яңа ел карнавалы үткәрелде. Балалар һәм яшүсмерләр өчен театральләштерелгән уен тамашасы күңелле конкурслар, кызыклы уеннар, дәртле биюләр, җырлар, матур итеп бизәлгән чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән баетылган иде. «Факел» клубы хезмәткәрләре балалар белән бергә әкият геройларына әверелделәр, балаларда бәйрәм кәефе тудырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International