"Тайгалак-шугалак" боз шугалагын тантаналы ачу

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

2019 елның 28 декабрендә Балтач штп. Мазһаров урамында тантаналы рәвештә "Тайгалак-шугалак" боз шугалагы ачылды. Бу вакыйганы күрергә теләүчеләр аз түгел иде: шугалак янына балалар да, өлкәннәр дә җыелды.

Котлау сүзләре белән Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин чыгыш ясады. Ул шугалакның МДСУ - 1 оешмасы инициативасы белән оештырылуын билгеләп үтте һәм район халкын актив ялга кушылырга чакырды. Әлеге вакыйга театральләштерелгән тамаша, күңелле старт кебек чаралар белән билгеләп үтелде.

Шугалак күңелле ял итү һәм сәламәтләндерү өчен Балтач район халкын һәм кунакларын көтеп кала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International