Бүген, 28 декабрьдә, Балтач штп. һәм Чепья авылының үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Ярминкә ассортименты белән беренчеләрдән булып Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгат улы Нугаев танышты. Алар белән бергә ярминкәгә Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Илшат Солтан улы Галимуллин һәм Илһам Фидаил улы Гайнетдинов, Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Рафаил улы Нәбиуллин да килгән иде.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре катнашты. Киштәләрдә ит, балык, сөт һәм сөт әйберләре, ашлык, фураж, бал, ит ярымфабрикатлары, казылык, камыр ризыклары, тәм-томнар, тозлау һ.б. күрсәтелгән иде.
Балтач район мәдәният йорты иҗат коллективы сатып алучылар һәм сатучыларның кәефен күтәреп, үзенең моңлы җырлары белән ярминкәгә чакырды.
Бөтен товар тиз арада үз сатып алучысын тапты. Сатучылар канәгать калды: алар үз хуҗалыклары продукциясен сата алдылар, шул ук вакытта ярминкәгә килүчеләр үзләренә кирәкле товарны арзан бәядән сатып алдылар.