2020 нче елның 7 нче гыйнварында Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннары - тыл хезмәтчәннәре Гөлбану Әхмәдуллина (Яңгул авылы), Асия Зыятдинова (Иске Пукшинер авылы) һәм Гөлҗиһан Усманованы (Чутай авылы) 90 яшьлек юбилейлары белән котлау тантанасы узды.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 10 гыйнварында урыны белән көтелә: буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана, бозлавык, төнлә һәм иртән көчле җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.
2020 нче елның 7 нче гыйнварында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркында балалар өчен «Кар десанты» спорт-күңел ачу уены үткәрде. Балтач бистәсенең үзәк чыршысы янында берничә этаптан торган ярыш чарасы узды.
2020 елның 5 гыйнварында «Балтач» ял паркы шугалагында, «Хыял» яшьләр үзәге коллективы «Керлинг» спорт-күңел ачу уены үткәрде.
2020 ел 5 гыйнвар көнне МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркында балалар өчен «ТимераякFest» дип аталган спорт-күңел ачу уены үткәрде.
2020 нче елның 2 нче гыйнварында «Хыял» яшьләр үзәге коллективы «Сабантуй» ял паркында урнашкан Чана тауда «Ралли Чана 2020» фестивале үткәрде.
Бүген, 9 гыйнварда, Яңа 2020 елда туган беренче сабыйны тантаналы рәвештә бала тудыру йортыннан каршы алу булды.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы Поркутеш авылыннан Терентьевлар гаиләсен кызлары туу белән котлады. Балтач үзәк хастаханәсе баш табибы Дәүлиев Газинур Дәүләтович тантаналы рәвештә ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге һәм бүләкләр тапшырды.
Фәнис һәм Фирдания Галимҗановлар Балтач районында 2020 елның беренче гаилә пары булдылар.
3 гыйнвар, язылышу көнендә, яшь парларны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы котлады, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге һәм бүләкләр тапшырды.
2020 нче елның 8 нче гыйнварында Шеңшеңәр авылы «Батыр» яшьләр үзәгендә «Хыял» яшьләр үзәге призына мини-футбол буенча турнир үткәрелде.
2020 ел 4 гыйнвар көнне "Сабантуй" ял паркында чаңгы сезоны ачылышы булды.