Бөек Ватан сугышы ветераннары - тыл хезмәтчәннәре Гөлбану Әхмәдуллина (Яңгул авылы), Асия Зыятдинова (Иске Пукшинер авылы) һәм Гөлҗиһан Усманованы (Чутай авылы) 90 яшьлек юбилейлары белән котлау тантанасы

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

2020 нче елның 7 нче гыйнварында Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннары - тыл хезмәтчәннәре Гөлбану Әхмәдуллина (Яңгул авылы), Асия Зыятдинова (Иске Пукшинер авылы) һәм Гөлҗиһан Усманованы (Чутай авылы) 90 яшьлек юбилейлары белән котлау тантанасы узды.

Юбилярларга район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын,  Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International