Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 13 гыйнварында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көтелә: буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил, секундына 15-20 м/c, иртән, көндез бозлавык (Казан шәһәреннән башка), юлларда бозлавык, кар көртләре.
Татар мәдәниятен саклау, милли эстрада дәрәҗәсен камилләштерү һәм милли көрәшне популярлаштыру максатларында 2020 елның 18 гыйнварында Казан дәүләт циркы аренасында (Казан шәһәре, Меңьеллык мәйданы, 2 йорт) ел саен үткәрелә торган «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы була.
«Манзара» спорт һәм музыка премиясе - ул мәдәният һәм спорт арасындагы көчле проект, эпатажлы, көтелмәгән, елның масштаблы вакыйгасы, кабатланмас концерт программасы һәм иң яхшы спортчылар ярышы.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 10 гыйнвар 18 сәгатьтән 2020 елның 11 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Бераз кар. Җил көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. Төнлә һаваның минималь температурасы -4...-7˚, көндез максималь һава температурасы -1..-4˚. Юлларда бозлавык.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү буенча креатив идеяләре булган квалификацияле яшь кадрларга ярдәм итәргә теләк белдерә, шуңа күрә Халыкара авыл яшьләре конгрессын Казанда үткәрү идеясен бик теләп хупладык. Әлеге мәйданчык авыл яшьләре хәрәкәтен һәм авыл территорияләре киңлеген үстерү мәсьәләләре буенча чит илләр хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашырга ярдәм итәчәк», - дип, хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов. Чарада шулай ук “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИО (РОО) Диләрә Шувалова һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков катнашты.
2020 елның 1 гыйнварыннан мошенниклар гамәлләреннән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлтелгән закон үзгәрешләре үз көченә керде. Төзәтмәләр "күчемсез милекне намуслы сатып алучы" төшенчәсен ачыклый һәм бер үк вакытта законсыз дип танылган килешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыяннарны компенсацияләү механизмын камилләштерә. Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры сатып алынган торактан мәхрүм калган кешенең нинди очракларда намуслы сатып алучының китерелгән зыянны тулысынча компенсацияләүгә исәп тота алуын аңлаттылар.
Казанда гражданнарны һәм базарда профессиональ катнашучыларны консультацияләү Авангард урамы, 74 нче йорт адресы буенча 7нче подъездда уздырыла.
Авыл тормышы һәм эше – ул аерым тормыш рәвеше. Үзләренең яраткан эшләре белән танылган хезмәт кешеләре ихтирамга лаек. Ә хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүчеләр тагын да зуррак хөрмәткә ия. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итте. Җиңүчеләр 100әр мең сум күләмендә бүләк алачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама тупларга тәкъдим итә.
2020 ел 9 гыйнвар көнне Балтач районының Чутай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиуллин Наил Нәбиулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.