Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 13 гыйнварында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көтелә: буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил, секундына 15-20 м/c, иртән, көндез бозлавык (Казан шәһәреннән башка), юлларда бозлавык, кар көртләре.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 12 гыйнвар 18 сәгатьтән 2020 елның 13 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр:
Иртән, көндез кар, юеш кар. Аерым районнарда буран; иртән, көндез бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 8-13 м/с, урыны-урыны белән 15-20 м/с тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы -4..-7˚. Көндез максималь һава температурасы -1...+2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре.