Татар мәдәниятен саклау, милли эстрада дәрәҗәсен камилләштерү һәм милли көрәшне популярлаштыру максатларында 2020 елның 18 гыйнварында Казан дәүләт циркы аренасында (Казан шәһәре, Меңьеллык мәйданы, 2 йорт) ел саен үткәрелә торган «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы була.
«Манзара» спорт һәм музыка премиясе - ул мәдәният һәм спорт арасындагы көчле проект, эпатажлы, көтелмәгән, елның масштаблы вакыйгасы, кабатланмас концерт программасы һәм иң яхшы спортчылар ярышы.
Оештыручылар ел саен тамашаның программасын һәм форматын яңарталар. Цирк аренасында беренче тапкыр сумо көрәшчеләре катнашачак, алар Япон спорт төре осталары. 2019 елгы Татарстан Сабантуйларының абсолют батырлары һәм көрәшнең иң яхшы спортчылары 130 килограммга кадәр авырлык категориясендә «Манзара - 2020» чемпион билбавы өчен көрәшәчәк.
Судьялар коллегиясе карары нигезендә, иң югары баллар җыйган 2018-2019 елгы иң яхшы сигез көрәшче автомат рәвештә финалга уза һәм сайлап алу этабында катнашмый. Иганәче көрәшләрендә дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин һәм дөнья Кубогы җиңүчесе Булат Мусин көч сынашачак.
Шоуның яңалыгы - чемпион билбауларына ия булган Раил Нургалиев (2018 ел) һәм Муса Галләмов (2019 ел) арасында ярыш. Көрәшчеләр күп тапкыр дөнья һәм башка ярышлар чемпионнары. Аларның кайсысы билен саклап калыр, келәм күрсәтер.
.jpg)
Сәхнәдә тамашачылар өчен Татарстан Республикасының танылган артистлары Салават Фәтхетдинов, Илсаф, Римма Никитина, Айсылу Габдинова, Алинә Сафиуллина, Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар, Динара Рәхимова һәм тагын бер төркем талантлы җырчылар йолдызлыгы чыгыш ясаячак.
«Манзара» шоу - программасы 2020 елның 18 гыйнварында 13.00 сәгатьтә, программаның финал өлеше 2020 елның 18 гыйнварында 16:00 сәгатьтә башлана.
Тамашачылар өчен катнашу түләүле. Билет бәясе 800 сумнан 1200 сумга кадәр. Тамашачылар өчен төп бүләк - сатып алынган билетлар буенча Lada Granta автомобилен уйнату!
Билетлар сатып алу турында мәгълүмат чараны оештыручылар сайтында урнаштырылган: www.manzarakzn.ru.
.jpg)
«Манзара» премиясе генераль директоры Айдар Рәүф улы Шәймәрданов, тел.89270338844, белешмәләр өчен тел. 89083424767.
"Манзара" спорт һәм музыкаль премиясе регламенты