11 гыйнвар көнне Ор авыл клубында Искечә Яңа елны каршы алу чарасы булды. Чара барышында җыр-бию, сюрприз моментлар күп булды. Кыш бабай белән Кар кызының кабаттан бәйрәмгә килүе, "Ну, погоди" мультфильмы геройлары чыгышы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Уеннар бик кызыклы иде, шуңа күрә катнашучылар бик күп һәм актив булдылар. Чара ахырында лоторея билетлары уйнатылды.
Аязучан болытлы һава. Төнлә бераз кар, урыны белән буран, көндез явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 м, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә -1..-4˚. Көндез максималь һава температурасы 0..-2˚. Юлларда бозлавык.
Җирле халыкны, якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләренең һәм биналарның милекчеләрен һәм аларны арендага алучыларны, җирле берләшмәләр активистларын һәм вәкилләрен, эшмәкәрләрне һәм бу урынның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләрне фикер алышуга чакырабыз.
Төзекләндерү концепциясе фикер алышу нәтиҗәләре буенча очрашуда катнашучыларның фикерен исәпкә алып эшләнеп бетәчәк.
Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак.
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров видеоконференция режимындагы киңәшмә барышында хәбәр итте.
11 гыйнвар көнне Балтач чаңгы трассасында 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында «Сосна» ҖЧҖ призына чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге узды.
11 гыйнвар көнне «Балтач» спорт комплексында 2006-2007 елгы егет-кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды. Ярышларда 7 мәктәптән 13 команда катнашты: Яңгул, Борбаш, Балтач, Урта Көшкәт, Кенә, Шубан мәктәпләре. Барлыгы 91 бала катнашты.
2020 елның 9 гыйнварында «Форпост» Балтач үзәге «Форпост» хезмәткәрләре һәм «Факел» яшүсмерләр клубының гимнастика түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм малайлар арасында акробатик элементлы спорт гимнастикасы буенча ярышлар үткәрде.
Татарстан Республикасында авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!