Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Хокук саклау органнары системасында Сезнең һөнәр әйдәүче урында тора. Коррупция һәм башка хокукка каршы гамәлләр белән көрәшкә юнәлтелгән чаралар Сездән югары профессиональлек һәм батырлык, үз адымнарыгыз өчен җаваплылык тоеп эшләвегезне таләп итә, барыбызда да ихтирам һәм рәхмәт хисләре уята.
Хокукый тотрыклылык, антка тугрылык, дәүләт мөһимлеге һәм аерым алынган граждан эшләренә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә какшамаслык һәм гаделлек өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә энергия һәм оптимизм телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин