11 гыйнвар көнне Ор авыл клубында Искечә Яңа елны каршы алу чарасы булды. Чара барышында җыр-бию, сюрприз моментлар күп булды. Кыш бабай белән Кар кызының кабаттан бәйрәмгә килүе, "Ну, погоди" мультфильмы геройлары чыгышы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Уеннар бик кызыклы иде, шуңа күрә катнашучылар бик күп һәм актив булдылар. Чара ахырында лоторея билетлары уйнатылды.