ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

14 гыйнвар көнне Каенсар авылы МТФында һәм Субаш мәдәният йортында Тукай исемендәге ҖЧҖ хуҗалыгы базасында 2019 елда терлекчелек эш нәтиҗәләре буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә Балтач район башлыгы Нутфуллин Р.Р., Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәбиуллин Ф.Р., авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү - маркетинг бүлеге консультанты Низамиева Р.Р. катнашты. Шулай ук Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,    2020 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге  яшь активистлар  үз инициативалары  белән  авылларны  үстерү өчен  шөгыльләнәчәк  проект офисын -  гражданнар  активлыгына ярдәм  итү  һәм аны  үстерүнең  тотрыклы  инфраструктурасын    төзергә  сәләтле  командаларны  ачыклау  буенча  конкурс  уздыра.   Конкурста  җиңүчеләргә  эшчәнлек  өчен  методик  һәм  оештыру ярдәме, консультация ярдәме һәм  административ ярдәм  күрсәтеләчәк,  аларга  өстәмә  белем алу һәм   квалификация  күтәрү  мөмкинлеге  биреләчәк.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 14 гыйнвар 18 сәгатьтән 2020 елның 15 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Бераз кар. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -2...-5˚, көндез максималь һава температурасы 0...-2˚. Юлларда бозлавык.

 

13 гыйнвар  көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә,  ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, “Туган Республикабыз буйлап сәяхәт” дип аталган викторина үткәрелде. 

13 гыйнвар көнне  Балтач Үзәк балалар китапханәсендә,  ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, “Бай тарихлы Республикам Татарстан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.  

2020 елның 13 гыйнварында Балтач районының Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахманов Гарифулла Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

12 гыйнварда Казан шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының «Раштуа әкияте» X Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Балтач районы катнашучылары уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулады.

12 гыйнвар көнне Сәрдек авыл клубында Пыжмара мәдәният йорты белән берлектә Искечә Яңа ел уңаеннан күңел ачу кичәсе оештырылды.

Республикада эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга БДБ чыгымнарын финанслашу буенча программа инде беренче ел гына уңышлы эшләп килми. Коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү юлы белән дәүләт ярдәме күрсәтү өчен документлар исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары (ТР Министрлар Кабинетының 07.09.2009 ел, № 798 карары редакциясендә) белән билгеләнгән.

12 гыйнвар көнне Түбән Кенә авыл клубында Искечә Яңа ел уңаеннан, авылның өлкәннәре өчен ял кичәсе үткәрелде.

Бәйрәмдә кызыклы уеннар, матур җырлар, дәртле биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International