12 гыйнварда Казан шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр иҗатының «Раштуа әкияте» X Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Балтач районы катнашучылары уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулады.
«Восторг» хореография коллективы ( җитәкчеләре Васинкин Э.Г., Хәбибуллина Н.Ф.) Гран-Прига лаек булды һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Виктория» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты XI Халыкара конкурс-фестивалендә бушлай катнашуга чакыру алды.
Шулай ук «Восторг» коллективы халык биюе белән I дәрәҗә лауреат исеменә дә лаек булды.
«Эстрада вокал. Соло» номинациясендә Әдилә Фәйзрахманова һәм Әдилә Әкбәрова (җитәкчеләре Ф.Гарәфетдинова) – I дәрәҗә, Диләрә Габдрахманова һәм Илүзә Гайнетдинова (җитәкчеләре Г. Әскәрова) II дәрәҗә лауреат булдылар.
«Театр сәнгате. Нәфис сүз» номинациясендә Адилә Сибәгатуллина һәм Дилә Сибәгатуллина (җитәкчеләре Г. Йосыпова) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
«Инструменталь башкару. Халык инструментлары. Соло» номинациясендә Раил Мәрдәнов (җитәкчесе Ф. Мостафин ) I дәрәҗә дипломант булып танылды.