12 гыйнвар көнне Сәрдек авыл клубында Пыжмара мәдәният йорты белән берлектә Искечә Яңа ел уңаеннан күңел ачу кичәсе оештырылды.
Ике авылдан да яшьләр һәм урта буын кешеләре җыелган иде. Төрле кызыклы уеннарда, конкурсларда бик актив катнаштылар, рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Чарада катнашучылар кунакка йөрешу кирәк икән дигән фикердә калдылар. Барысы да бик кәнагәть булып, рәхмәт әйтеп таралыштылар.