13 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, “Туган Республикабыз буйлап сәяхәт” дип аталган викторина үткәрелде. Китап укучылар тарих, сәнгать, әдәбият, тел белеме, география, биология, химия, милли гореф-гадәтләр кебек өлкәләргә кагылышлы, республикабыз белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.