ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Үзе иске, үзе яңа булган әлеге бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. 13 гыйнвар көнне Чапшар авыл клубында да “Бер картлыкта, бер яшьлектә...” дип исемләп Иске Яңа елны каршы алу кичәсе оештырылды. Балаларыбыз, яшьләребезнең инде бу Яңа ел ялларында хәйран күп чаралара катнашканнарын исәпкә алып, башка еллардан аермалырак булсын дип, кичәгә әби-бабайларыбызны чакырдым. Алар клубка бик шатланып һәм әзерләнеп килделәр. “Хәтирә”, “Биш пар”, “Наза”, “Көлтә бәйләш”, “Миңлебай” кебек җырлы-биюле уеннарда алар онытылып яшьлек елларына кайтып килделәр. Бәйрәмгә безнең авылдашларны хөрмәт итеп килгән күрше авыл ханымнарының изге матур теләкләре, музыкаль сәламнәре һәркемнең күңеленә үтеп керде. Кичәгә Кыш бабай килеп үзенең традициягә кергән уеннарын уйнатып, күчтәнәчләрен өләште. Әлеге бәйрәм кичендә үсеп килүче яшь буынның да әби-бабайларга кушылып гармун көйләренә җырлап, биеп йөрүе бик сөенечле күренеш. Димәк, аларның гореф-гадәтләре онытылмый, буыннан-буынга күчә.

14 гыйнвар көнне Б. Сәрдегән авыл клубында Иске Яңа елны каршылау бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә мәктәп-бакча һәм клуб хезмәткәрләре күңел ачты. Яңа ел чыршысы тирәсендә  төрле уеннар оештырылды, жырлар жырланды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Чарада катнашкан һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.

2020 елның 13 гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркы шугалагында барлык теләүчеләр өчен «Кёрлинг» олимпия төре ярышын уздырды.  Ярышта 4 кешедән торган 4 команда катнашты.

2020 елның 15 гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Сабантуй» ял паркында саф һавада «Snowboll» күңелле уенын уздырды. Уен берничә этаптан торган ярыш формасында узды. Уенда 5 кешедән торган 2 команда катнашты.

15 гыйнвар көнне Шубан авыл мәдәният йортында өлкәннәр белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Без дә яшь идек" дип исемләнгән тематик кичә оештырылды.

14 гыйнвар көнне Борнак мәдәният йортында "Хуш киләсен, Яңа ел" дип исемләнгән, җыр-биюле кичә булып узды. Уеннарда яшьләр үзләренең актив булуларын күрсәттеләр һәм көчләрен сынадылар. Кичә бик күңелле узды. Соңыннан яшьләргә дискотека үткәрелде.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

14 гыйнварда Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы     министрының  беренче  урынбасары     Джамбулат Хатуов төбәк  аграр  ведомстволары  җитәкчеләре,  тармак берлекләре  һәм  фәнни бергәлек җитәкчеләре  белән    селектор киңәшмәсе  уздырды,  ул  язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү һәм  үзебезнең  чәчүлек  материалын  куллану  мәсьәләләренә  багышланган  иде.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров катнашты.

Начар метеорологик күренешләр: кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, боз яңгыры яуган урыннар, кыска вакытлы буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-20 м/с, аерым районнарда бозлавык, томан көтелә. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

 

2019 елда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «Кече һәм урта  эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык   инициативасына  ярдәм  итү» илкүләм  проектын  гамәлгә ашыруга  кереште,  биредә  төп ставка    кооперацияне үстерүгә ясала.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

14 гыйнвар көнне Үзәк китапханә каршында эшләп килүче "Караш" начар яки бөтенләй күрмәүчеләр клубының китапханәчеләр катнашында чираттагы утырышы булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International