Начар метеорологик күренешләр: кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, боз яңгыры яуган урыннар, кыска вакытлы буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил 15-20 м/с, аерым районнарда бозлавык, томан көтелә. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 15 гыйнвар 18 сәгатьтән 2020 елның 16 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр:
Болытлы. Кар, юеш кар, яңгыр, боз яңгыры кебек явым-төшемнәр. Урыны белән бозлавык, томан, төнлә һәм иртән кыска вакытлы буран. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 м/с, көчәйгәндә 15-20 м/с кадәр җитә. Төнлә минималь һава температурасы - 1...-5˚, көндез максималь һава температурасы +1.. +5˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.