15 гыйнвар көнне Шубан авыл мәдәният йортында өлкәннәр белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Без дә яшь идек" дип исемләнгән тематик кичә оештырылды.
Чараның максаты: ТАССР тарихы турында күбрәк белү, өлкәннәрне җыю, аларның яшьлеген искә алу. Башта 1920 елларда ТАССР төзелү тарихы белән танышу булды. Кичәдә катнашучылар игътибар белән тыңладылар, ә аннары актив рәвештә әңгәмә алып бардылар. Иң өлкән катнашучы - 1934 елда туган Вафия апа бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде.