2020 елның 9 гыйнварында «Форпост» Балтач үзәге «Форпост» хезмәткәрләре һәм «Факел» яшүсмерләр клубының гимнастика түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм малайлар арасында акробатик элементлы спорт гимнастикасы буенча ярышлар үткәрде.
Чара сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру программасын гамәлгә ашыру, спортка мәхәббәт тәрбияләү һәм дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.
Егетләр арасында ярыш призерлары:
1 урын - Сафин Нурислам;
2 урын - Кәримов Салават;
3 урын - Разыков Азамат;
Кызлар арасында призерлар:
1 урын - Вәлиева Зилә һәм Сәлахова Диләрә;
2 урын - Галимова Рәлина;
3 урын - Сафина Йолдыз