Җирле халыкны, якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләренең һәм биналарның милекчеләрен һәм аларны арендага алучыларны, җирле берләшмәләр активистларын һәм вәкилләрен, эшмәкәрләрне һәм бу урынның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләрне фикер алышуга чакырабыз. Төзекләндерү концепциясе фикер алышу нәтиҗәләре буенча очрашуда катнашучыларның фикерен исәпкә алып эшләнеп бетәчәк.
Очрашу 20 гыйнвар 18:00 сәгатьтән 20:30 сәгатькә кадәр Балтач штп, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча урнашкан район мәдәният йортында узачак.
Проект белән алдан рагк.tatar сайтында танышырга мөмкин.