Татарстан Росреестры гражданнар өчен консультацияләр уздыру графигын искә төшерә

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Казанда гражданнарны һәм базарда профессиональ катнашучыларны консультацияләү Авангард урамы, 74 нче йорт адресы буенча 7нче подъездда уздырыла.

Әйтик, сишәмбе көнне 8 дән 12 гә кадәр арест салу һәм алу, шулай ук юридик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәвенә алу һәм өлешләп катнашу шартнамәләре мәсьәләләре буенча консультацияләр уздырыла. Моннан тыш, шул ук подъездда, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү мәсьәләләре буенча кече һәм урта эшкуарлык субъектларының хокукый белемен арттыру максатыннан, бизнес-бергәлек вәкилләре өчен консультацияләрнең махсус тәрәзәсе эшли.

Пәнҗешәмбе мөрәҗәгать итүчеләрне 8 дән 12 гә кадәр кабул итү күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве, кадастр исәбенә алу, физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве, алыш-бирешләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчү мәсьәләләре буенча уздырыла. Шулай ук биредә һаман да кадастр инженерлары өчен консультация тәрәзәсе эшли.

Моннан тыш, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча консультацияне тәүлек буе Росреестрның колл-үзәгенең бердәм белешмә телефоны аша: 8(800)100-34-34-34 алырга мөмкин булуын исегезгә  төшерәбез.

 

ММЧ өчен элемтәләр

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

8(843)255-25-10

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International