Балалар өчен «Кар иленә сәяхәт» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

26 нчы декабрь көнне Б.Сәрдегәне авыл клубында балалар өчен «Кар иленә сәяхәт» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме узды. Балалар төрле әкият геройлары булып киенеп, Кыш бабай, Кар кызын каршы алдылар. Гузәл чыршыны мактап, җырлар башкардылар, матур биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабайдан бүләкләр алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International