Балтач спорт мәктәбе балалары Арча муниципаль районы йөзү буенча беренчелегендә катнаштылар

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

28 декабрьдә Балтач спорт мәктәбе балалары Арча муниципаль районы йөзү буенча беренчелегендә катнаштылар.

Призлы урыннарны алдылар:

Сибагатуллина Адилә - 50 метрга брасс белән йөзүдә 1 урын һәм 50 метрга ирекле стиль белән 3 урын;

Хәйретдинова Иркә - күкрәктә кроль белән 1 урын һәм аркада кроль белән 1 урын;

Хәкимов Наил - аркада кроль белән 4 урын.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International