Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез буран;
- көндез көньяк-көнбатыштан 16 м/с ка кадәр җилнең көчәюе (Казанда 15 м/с ка кадәр).
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач районы) буенча 2020 елның 8 гыйнвар 18 сәгатьтән 2020 елның 9 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә, иртә белән явым-төшемсез, томан. Көндез урыны белән зур булмаган кар, буран. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән җилнең тизлеге 16 м/с. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -10.-12˚. Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚. Юлларда бозлавык.