Хөрмәтле балтачлылар!
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, вакыт-вакыт киеренкелеге, искә ала торган вакыйгалары, куанычлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел тарих булып калачак.
Гадәттәгечә Яңа ел бәйрәмнәре өйләребезне аеруча шатлык, яктылык, могҗиза көтү белән тулыландыра. Без якыннарыбызны бәхетле итү, аларга игътибар, кайгырту һәм үз йөрәкләребезнең җылысын бүләк итү теләге белән янабыз.
Яңа 2020 ел алдыннан узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз.
Һичшиксез, районның уңышлары һәм казанышлары халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, бердәмлеге, гореф-гадәтләргә тугрылык һәм тормышны яхшырак итү теләге белән бәйле.
Үз катнашы һәм җиңүләре белән Балтач үсешенә ярдәм иткән, аның абруен күтәргән һәр кешегә ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле район халкы!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Бу ел сезнең йортларга өмет, шатлык һәм мәхәббәт белән керсен, гаиләләрдә иминлек һәм бер-береңә хөрмәт хөкем сөрсен.
Сезгә бәхет, сәламәтлек, игелек, уңышлар һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын телим! Яхшы бәйрәм кәефе сезне ел дәвамында ташламасын!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин