29 декабрь көнне Зәй шәһәрендә 2002-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Нигъмәтҗанова Зәйнәб 10 км дистанциядә 3 нче урынны яулады. Нигъмәтҗанова Зәйнәб һәм Кумаева Ульянадан торган кызлар командасы эстафета ярышында 3 урынны яулады. Биш көн барган ярыш нәтиҗәләре буенча Балтач районы командасы 2 урынны яулады. Команда составында: Нигъмәтҗанова Зәйнәб, Кумаева Ульяна, Исрафилов Аяз, Газимов Рәйхан, Сөнгатуллин Әмир, Хөснетдинов Рамил.