ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

    27 гыйнвар-Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне.  Шәһәр-легенда, ныклык, батырлык  символы... 

29 гыйнварда Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы вәкилләре ТНВ телеканалында “Исәнмесез” дип аталган иртәнге мәгълүмати-танып белү программасының махсус кунаклары булды.

29 гыйнварда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 2019-2020 елларда булган күчемсез милек өлкәсендәге төп закон үзгәрешләренә багышланган кайнар телефон линиясе булачак. Балтач районында яшәүчеләрнең сорауларына (843-64)2-64-01 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары буенча муниципальара бүлеге җитәкчесе Шакирова Рәсимә Габдрәшит кызы җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасында АТК аппараты тарафыннан 2019 елда террорчылыкны профилактикалау буенча муниципаль комиссияләрнең эшенә йомгаклар ясалды.

Гомумән алганда, аны оештыру дәрәҗәсенең уңай динамикасы, кайбер сыйфатлы күрсәткечләрнең яхшыруы билгеләп үтелде. Ел дәвамында гражданнарны террорчылыктан яклау буенча йөкләнгән координацияләү функциясен нәтиҗәле гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекләрнең АТК саны артты.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

     Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, агымдагы елның 27 гыйнварында, Балтач урта мәктәбенең 1 А сыйныф укучылары укытучы Лилия Җамалиева белән бергә, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта торучы тыл ветераны Бибинур Хәлиловага очрашуга бардылар.

   

 2020 елның 25 июнендә Татарстан АССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелү уңаеннан,  "Татарстан Республикасының 100 легендар бренды"дигән масштаблы халык тавыш бирү проекты старт ала. Ул республиканың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйләргә тиеш.

27 гыйнвар көнне Түбән Кенә авылында халык җыены булды. Утырышта Кенәбаш, Югары Кенә, Түбән Кенә авылында яшәүчеләр, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, «Игенче» күмәк хуҗалыгы рәисе Б.Б.Зиятдинов, 5 нче номерлы участок полициясе  А.А.Закиров  катнаштылар.

Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм иртән 29 гыйнварда урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә.

2020 елның 23 гыйнварында «Балтач» ял паркы шугалагында «Хыял» яшьләр үзәге барлык теләүчеләр өчен олимпия төре буенча «Керлинг» ярышы үткәрде.

27 январь көнне Чапшар авыл клубында “Интернет колы булма!” исемле профилактик чара үтте.

Бүгенге интернет тормышыбызга шул кадәр нык үтеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да бар. Интернет кешеләрне үзенә “йота” башлады, шул сәбәпле, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләрдә психик тайпылышлар барлыкка килүен күренә. Төрле провокацион рекламаларга ышанып кешеләр акчаларын гына түгел, гомерләрен дә югалта алалар. Бу кешеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр югала баруын күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International