ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

30 гыйнвар көнне Чепья авылында Балтач муниципаль районы Башлыгы Р.Р. Нотфуллин, Балтач район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек активы, шулай ук авыл җирлеге гражданнары катнашында халык җыены булып узды.

2020 елның 27 гыйнварында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында Ленинград блокадасына багышланган викторина узды.

Викторина патриотизм һәм илебез тарихына хөрмәт тәрбияләүгә, блокададагы Ленинград тарихына карата кызыксынучанлыкны үстерүгә, әлеге тема буенча булган белемнәрне гомумиләштерүгә юнәлтелгән. Сорауларга җавап биреп, катнашучылар камалыштагы шәһәрдә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинградны саклавы турында белделәр.

Викторинадан соң балалар пневматик винтовкадан ату буенча үз көчләрен сынадылар.

2020 елның 29 гыйнварында "Тайгалак-Шугалак" шугалагында "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен уен программасы үткәрделәр.

Чарага җыелганнарга күңелсезләнергә туры килмәде. Катнашучыларны күңелле хәрәкәтле уеннар, конкурслар көтте. Балалар күңелле һәм мавыктыргыч кышкы уеннарда бик теләп катнаштылар, үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Конкурсларда һәм уеннарда катнашкан өчен балалар татлы призлар алдылар.

28 гыйнвар көнне Куныр мәдәният йортында балалар белән "Сәламәтлек - зур байлык" дип исемләнгән әңгәмә узды. 

Соңгы вакытта җәмгыятькә "снюс" дигән төшенчә килеп керде. Ул мәктәп укучыларының яңа куркыныч мавыгуы. Әңгәмәдә авыл фельдшеры Магсумҗанова Г.Г. чыгыш ясады, нәрсә ул "снюс", аның зарары һәм башкалар турында сөйләде, яшүсмерләргә  буклет таратылды.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Кем дә булса сөйләмне тюнингларга мөмкин дип күз алдына китерә аламы? Ә бу мөмкин! Сүзлекләр һәм энциклопедияләр ярдәмендә. Шулай итеп, Үзәк өлкәннәр китапханәсендә Балтач гимназиясенең 8 сыйныф укучылары өчен «Сөйләм тюнингы» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде.

24 гыйнвар көнне Алан авылы клубында "Татарстан яшьләре" газетасы чыга башлауга 100 ел тулу уңаеннан "Гасырлык бәйрәмең – "Татарстан яшьләре" дип исемләнгән чара узды. Чарада "Татарстан яшьләре" газетасының кыскача тарихы сөйләнелде, яшьләр андагы рубрикалар белән таныштылар. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы агросәнәгать комплексы  өлкәсендә  фәнни тикшеренүләргә  һәм  эшләнмәләргә грантлар алу өчен конкурста катнашуга  заявкалар  кабул  итә  башлавы  турында  хәбәр итә.   

Республикада  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  зур  игътибар бирелә.    Кооперативка кергән фермерлар  өчен  шактый  өстенлекләр  каралган.   Беренчедән, бу  - авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү,  эшкәртү, саклау буенча  көчләрне  берләштерү  исәбенә  табышлылыкны  арттыру. Икенчедән, кредит  ресурсларыннан  файдалану  мөмкинлеге,  өченчедән,  эре  төбәк  һәм  федераль сәүдә  челтәрләренә  чыгу  мөмкинлеге.   Әмма  кооперативның  уңышлы  эшләве  өчен   аның  белән  нәтиҗәле  идарә итә белергә  кирәк.   Барлык  теләүчеләрне  «Кооператив идарәче» модуль экспресс-курсы  кысаларында  нәкъ менә шуңа  өйрәтәләр. 

Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез 30 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә бозлавык көтелә.

25 гыйнвар көнне Борнак мәдәният йортында яшьләр белән алкоголизмга карата әңгәмә үткәрелде. Алкогольның кеше организмына тәэсире, аның аркасында бик күп авырулар барлыкка килүе турында аңлатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International