2020 елның 27 гыйнварында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында Ленинград блокадасына багышланган викторина узды.
Викторина патриотизм һәм илебез тарихына хөрмәт тәрбияләүгә, блокададагы Ленинград тарихына карата кызыксынучанлыкны үстерүгә, әлеге тема буенча булган белемнәрне гомумиләштерүгә юнәлтелгән. Сорауларга җавап биреп, катнашучылар камалыштагы шәһәрдә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинградны саклавы турында белделәр.
Викторинадан соң балалар пневматик винтовкадан ату буенча үз көчләрен сынадылар.