30 гыйнвар көнне Чепья авылында Балтач муниципаль районы Башлыгы Р.Р. Нотфуллин, Балтач район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек активы, шулай ук авыл җирлеге гражданнары катнашында халык җыены булып узды.
Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
1. Чепья авыл җирлеге башлыгының 2019 елгы эш нәтиҗәләре, шул исәптән гражданнарның үзара салым акчаларын куллану һәм 2020 елга бурычлар турында отчет доклады белән Чепья авыл җирлеге башлыгы Нотфуллин А. Г. чыгыш ясады.
2. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу турында мәгълүмат - Балтач урманчылыгы җитәкчесе Һадиев Ф. Ф.
3. 2019 елда Чепья авыл җирлеге территориясендә һәм ,тулаем алганда Балтач муниципаль районы территориясендә хокук бозулар турында УУП ның мәгълүматы- докладчы Фәйзрахманов Э. Ф.
4. 2020 елда «Россельхозбанк» ААҖ тарафыннан авыл җирендә яшәп, эшләүче гражданнар өчен бирелә торган ташламалы кредитлар турында мәгълүмат белән «Россельхозбанк» ААҖнең өстәмә офисы идарәчесе Латыйпова К. Р. чыгыш ясады.
5. Балтач муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында доклад белән Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин чыгыш ясады.