Балалар тормышында уен театральләштерелгән эшчәнлек аша тормышка ашырырга мөмкин булган иң популяр һәм мавыктыргыч юнәлеш булып тора.
2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
2020 елның 30 гыйнвар көнне «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркы шугалагында район башкарма комитеты һәм район Советы хезмәткәрләре өчен «Кёрлинг» спорт-күңел ачу уенын үткәрде.
30 гыйнвар көнне, Балтач районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Дуслык гөлстаны” дип аталган ток-шоу үткәрелде.
2020 елның 30 январендә Балтач районының Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Раимова Зоя Сергеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2020 ел 29 гыйнвар көнне Нөнәгәр урта мәктәбендә зур киңәшмә булып узды.
Киңәшмәдә Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гәйнетдинов, Балтач районы прокуроры Айрат Шакирҗан улы Низамиев, "Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева һәм мәктәп директорлары катнашты.
Нөнәгәр урта мәктәбендә узган чарада укучылар үзләренең төрле юнәлештәге эшчәнлекләре белән таныштырдылар.
28 гыйнвар көнне Нөнәгәр мәдәният йортында "Мәдәният дөньясына сәяхәт" исеме астында 1 сыйныф укучылары өчен мәдәният йорты белән танышу, клуб эшчәнлеге, андагы яңалыклар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу-әңгәмә үткәрелде. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ясалып куелган стенд ярдәмендә укучылар үзләренә күп кенә мәгълүмат алдылар.
2020 елның 27 гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Балтач районы башкарма комитеты әйдәүче белгече Низамиева Ләйлә Фәргать кызы белән берлектә Балтач урта мәктәбе укучылары өчен «Алкоголь һәм алкоголь бәйлелеге» дигән профилактик ǝңгǝмǝ үткǝрде.
Начар метеорологик күренешләр: 31 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, бозлавык, көндез секундына 15-16 метр тизлектә җил.
Гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар арасында элемтәне ныгытуга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр " республика конкурсы оештыра.