"Әкияттә кунакта"

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Балалар тормышында уен театральләштерелгән эшчәнлек аша тормышка ашырырга мөмкин булган иң популяр һәм мавыктыргыч юнәлеш булып тора. Нәкъ менә ул баланың сөйләмен формалаштыруга, интеллектуаль һәм сәнгать-эстетик тәрбия бирүгә кагылышлы күп кенә педагогик мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

2020 нче елның 30 гыйнварында «Бергә күңелле» клубы кысаларында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Карадуган гимназиясенең коррекция сыйныфында укучы 6 бала өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең нигезенә «Йомры икмәк», «Чуар тавык» әкиятләре алынды. Алар балаларны  аңлы рәвештә тыңларга, булган бәхетне, сәламәтлекне, уңышны бәяли белергә өйрәтәләр. Әлеге дәрес вакытында өстәл курчак театрының курчаклары кулланылды. Алар ярдәме белән балалар персонажлар, аларның характерлары белән таныштылар. Белгечләр укучыларга үзләрен курчакларны җанландыручы тылсымчылар итеп тоярга ярдәм итте. Шөгыль ахырында һәр бала үз кичергән хис-тойгылары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International