2020 елның 29 гыйнварында "Тайгалак-Шугалак" шугалагында "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен уен программасы үткәрделәр.
Чарага җыелганнарга күңелсезләнергә туры килмәде. Катнашучыларны күңелле хәрәкәтле уеннар, конкурслар көтте. Балалар күңелле һәм мавыктыргыч кышкы уеннарда бик теләп катнаштылар, үзләренең җитезлекләрен, тизлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Конкурсларда һәм уеннарда катнашкан өчен балалар татлы призлар алдылар.