29 гыйнварда Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы вәкилләре ТНВ телеканалында “Исәнмесез” дип аталган иртәнге мәгълүмати-танып белү программасының махсус кунаклары булды.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина кайбер очракларда сатып алынган торактан мәхрүм калган намуслы сатып алучы китерелгән зыянны тулысынча компенсацияләүгә исәп тота алачагын аңлатты.
Өстәмә хәбәр итәбез, узган теле- һәм радиоэфирларның язмалары белән Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru “Матбугат хезмәте: “видеосюжетлар”, “радиоэфирлар”, “ВК” (vk.com/rosreestr16) бүлегендә, шулай ук Youtube каналында танышырга була.
ММЧ өчен элемтәләр
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
8 843 255 25 10