ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

26 гыйнвар көнне Чапшар авылында үзара салым акчасына салынган футбол мәйданчыгын ачу тантанасы уңаеннан туплы хоккей уены оештырылды. Әлеге мәйданда авылның балалары һәм яшьләре ай буе бик тырышып боз катырдылар. Өлкән яшьтәге актив ир-егетләр Гаязов Шәүкәт, Әхтәмов Алмаз, Валиев Котдус аларга зур ярдәм күрсәтте. Бәйрәм шушы эшләрдә актив катнашканнарны бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Яңгырап торган дәртле җырлар астында балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы команда өлкәннәргә каршы бик тырышып көч сынаштылар. Бәйрәмгә килгән һәркем казанда пешкән тәмле уха ашыннан авыз итеп, самовар чәе эчеп күңелле ял иттеләр.

26 гыйнварда Урта Көшкәт авыл клубы китапханә белән берлектә студентлар көненә багышланган «Студентлар капустнигы» ял кичәсе үткәрде. Чара башында барлык студентларны һәм булачак студентларны бәйрәм белән котладылар. Алар өчен бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында кыскача хикәя әзерләнгән иде. Программа төрле күңелле конкурслар белән дәвам итте. Егет-кызлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр. Чарада катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шундый күңелле ял кичәсеннән студентлар бик канәгать калдылар.

28 гыйнвар көнне Өченче чакырылыш «Балтач шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге Советының илле дүртенче утырышы булды.

Балтач Үзәк китапханәсендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Тарихи кроссворд» Бөтенроссия акциясе узды. 

2020 ел 27 гыйнвар көнне «Батырлар аллеясы» паркында Балтач «Форпост» үзәге Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган чара үткәрде.

Чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Гыйлемҗанов Фердинант Шакирҗан улы, полиция подполковнигы Сибгатуллин Алмаз Зәкәри улы, «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Балтач «Форпост» үзәге хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 21 катнашучы.

27 гыйнвар - Ленинград блокадасын өзү көне... Үзәк зурлар китапханә хезмәткәрләре "Факел" яшүсмерләр клубында "Ленинград батырлыгы " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә    Министрлык  сайтында    предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен   2020 елгы  чәчү өчен  ресурслар  дигән махсус бүлек  булдырылуы  турында  хәбәр итә.      Биредә  вегетация  чорына  температура  һәм  явым-төшем фаразлары  белән  танышырга,   уңышны  иминләштергәндә  дәүләт ярдәме  чаралары турында  өйрәнергә һәм иминият  компанияләреннән тәкъдимнәр  алырга,  шулай  ук  орлыклар  һәм аларга  бәяләр  турында, орлыкчылык  хуҗалыклары    рейтингы турында мәгълүмат алырга   һәм  минераль ашламалар  белән тәэмин  итүчеләр  турында  белешмәләр  табарга  мөмкин. 


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 25 январендә Балтач районының Арбор авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанова Шәһлинур Фәйзрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

25 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда яшь музыкантлар, La Primavera оркестры белән җырчылар һәм маэстро Рөстәм Абязов катнашында традицион концерт булды. Проектка инде өч ел. Бу вакыт эчендә анда музыка мәктәпләреннән һәм балалар иҗат коллективларыннан 200дән артык сәләтле бала катнашты. Алар арасында быел Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучылары да бар иде. 

Социаль өлкә хезмәткәрләре һөнәрләре белән танышу максатыннан 2020 нче елның 22 гыйнварында Балтач муниципаль районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Балтач гимназиясенең 2 нче сыйныфында белем алучы 24 укучы кунакта булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International