Әхмәтҗанова Шәһлинур Фәйзрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 25 январендә Балтач районының Арбор авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанова Шәһлинур Фәйзрахман кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыяте директоры Хәмит Баязитовлар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Шәһлинур Фәйзрахман кызы озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International