25 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда яшь музыкантлар, La Primavera оркестры белән җырчылар һәм маэстро Рөстәм Абязов катнашында традицион концерт булды. Проектка инде өч ел. Бу вакыт эчендә анда музыка мәктәпләреннән һәм балалар иҗат коллективларыннан 200дән артык сәләтле бала катнашты. Алар арасында быел Балтач балалар сәнгать мәктәбе укучылары да бар иде. Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең дүртесе La Primavera камера оркестры белән чыгыш ясау бәхетенә иреште:
Фәйзрахманова Әдилә - вокал-соло (җитәкчесе - Гарәфетдинова Ф.Ф.)
Шакирҗанова Азалия - фортепиано (җитәкчесе - Габдуллина Г.Р.)
Әубәкирова Зәлия һәм Җәләлиева Илида - вокаль дуэт (җитәкчесе - Әскәрова Г.Р.)
Молодцы, кызлар! Без Сезнең белән горурланабыз! Куелган максатларга ирешүдә сезгә яңа уңышлар телибез!