ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Хәрби-патриотик тәрбия бирү кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Балтач гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Батырлык дәресе» дигән төркемле шөгыль үткәрделәр.

Әгәр дә градусник, яисә башка терекөмешле прибор ватылса, түбәндәге гамәлләрне үтәргә кирәк.

25 гыйнвар көнне Шубан мәдәният йортында студентлар өчен "Сессиядән сессиягә студентлар күңелле яши" дип аталган очрашу кичәсе үтте. Профориентацион юнәлешле чара буларак, 9-11 сыйныф укучылары да очрашуга чакырдылды. 1 нче өлештә студент тормышы турында әнгәмә, түгәрәк өстәл булды. Ә аннары студентлар логик биремнәр чиштеләр һәм күңелле уеннар уйнадылар. 

2020 елның 24 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов Балтач урта мәктәбенең 5 «Г» сыйныф укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлегенә һәм музеена экскурсия оештырды. 

25 гыйнвар көнне «Балтач» универсаль спорт залында  2006-2007 елгы егетләр арасында бертуган Әхмәдиевлар призына «Көрәш» ярышы буенча турнир узды. Турнирда Борбаш, Норма, Смәил, Чепья, Кече Лызи, Нөнәгәр, Куныр, Арбор,  Яңгул, Пыжмара, Кенә мәктәпләре һәм Балтач гимназиясеннән яшь көрәшчеләр катнашты.

24 гыйнвар көнне Түнтәр авылы шугалагында 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында Әфган сугышы ветераны Зәйнетдинов Ришат призына хоккей турниры булып узды. Ярышта 5 команда катнашты: Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе, Карадуган гимназиясе, Түнтәр урта мәктәбе һәм Салавыч лицее командалары. Барлыгы 48 спортчы.


26
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

23 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  Балтач урта мәктәбенең 1 Б, В сыйныфы укучылары  өчен “Китап укып үсәбез” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде.

24 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  “Белем утравы”   дип аталган шаян уен үткәрелде.


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез 25 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарайтучы буран, көнбатыштан көчле җил секундына 16 м/c кадәр, бозлавык, юлларда көчле бозлавык.

2020 нче елның 1 нче гыйнварыннан 2018 елның 25 декабрендә кабул ителгән «Һәвәскәр балыкчылык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " № 475-ФЗ Федераль закон үз көченә керә»


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International