25 гыйнвар көнне «Балтач» универсаль спорт залында 2006-2007 елгы егетләр арасында бертуган Әхмәдиевлар призына «Көрәш» ярышы буенча турнир узды. Турнирда Борбаш, Норма, Смәил, Чепья, Кече Лызи, Нөнәгәр, Куныр, Арбор, Яңгул, Пыжмара, Кенә мәктәпләре һәм Балтач гимназиясеннән яшь көрәшчеләр катнашты.
Командалар арасында призлы урыннар:
1 урын - Смәел мәктәбе
2 урын - Арбор мәктәбе
3 урын - Чепья урта мәктәбе