Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлегенә һәм музеена экскурсия

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның 24 гыйнварында 13.00 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гыйлемҗанов Балтач урта мәктәбенең 5 «Г» сыйныф укучылары өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлегенә һәм музеена экскурсия оештырды. 

Чарада Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре, Балтач урта мәктәбе укытучысы Сәйфетдинова Л.Р., Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов, «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач урта мәктәбе укучылары катнашты.

Чара патриотик кәеф булдыру, Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, яхшы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International