23 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 1 Б, В сыйныфы укучылары өчен “Китап укып үсәбез” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Укучылар балалар китапханәсе белән якыннан танышып, китапларны табарга, сайларга өйрәнделәр. Китапханәче китап фонды турында мәгълүмат биреп, шул турыда видеофильм күрсәтте. Аннан соң балалар китаплар турында кызыклы сорауларга җавап бирделәр.