26 гыйнвар көнне Чапшар авылында үзара салым акчасына салынган футбол мәйданчыгын ачу тантанасы уңаеннан туплы хоккей уены оештырылды. Әлеге мәйданда авылның балалары һәм яшьләре ай буе бик тырышып боз катырдылар. Өлкән яшьтәге актив ир-егетләр Гаязов Шәүкәт, Әхтәмов Алмаз, Валиев Котдус аларга зур ярдәм күрсәтте. Бәйрәм шушы эшләрдә актив катнашканнарны бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Яңгырап торган дәртле җырлар астында балалар һәм яшүсмерләр катнашындагы команда өлкәннәргә каршы бик тырышып көч сынаштылар. Бәйрәмгә килгән һәркем казанда пешкән тәмле уха ашыннан авыз итеп, самовар чәе эчеп күңелле ял иттеләр.
Бәйрәмдә авыл халкын хөрмәт итеп килгән һәм әлеге мәйданчыкны төзүне оештыруга күп көчен керткән авыл җирлегебезнең башкарма комитет җитәкчесе Мөбәрәкшин Илнар Илшат улы катнашуы икеләтә сөендерде. Бүгенге көндә замана чире булган телефон, телевизорга ябышып яткан балалар өчен, вакытларын файдалы уздырырга бик яхшы урын булды әлеге каток дип шатланды авыл халкы.