2020 ел 27 гыйнвар көнне «Батырлар аллеясы» паркында Балтач «Форпост» үзәге Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган чара үткәрде.
Чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Гыйлемҗанов Фердинант Шакирҗан улы, полиция подполковнигы Сибгатуллин Алмаз Зәкәри улы, «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Балтач «Форпост» үзәге хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 21 катнашучы.
Чараның максаты - яшь буында патриотизм хисе тәрбияләү, әлеге тарихи вакыйга турында истәлекләрне искә алу.
Катнашучылар алдында «Балтач «Форпост» үзәге директоры Гыйлемҗанов Ф. Ш., полиция подполковнигы Сибгатуллин А.З. һәм Балтач «Форпост» үзәге хезмәткәре Нургалиев Р. К. чыгыш ясады.
Бу куркыныч көннәрдә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.