27 январь көнне Чапшар авыл клубында “Интернет колы булма!” исемле профилактик чара үтте.
Бүгенге интернет тормышыбызга шул кадәр нык үтеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да бар. Интернет кешеләрне үзенә “йота” башлады, шул сәбәпле, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләрдә психик тайпылышлар барлыкка килүен күренә. Төрле провокацион рекламаларга ышанып кешеләр акчаларын гына түгел, гомерләрен дә югалта алалар. Бу кешеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр югала баруын күрсәтә.
Шул максаттан, авылда үсеп килүче буынга интернетны дөрес кулланырга, шикле сайтларга кермәскә , билгесез кешеләр белән аралашмаска, тере аралашуны социаль челтәргә, компьютер уеннарына алыштырмаска аңлатып әңгәмә уздырылды һәм бик мәгънәле видеоролик күрсәтелде. Соңыннан алар сәламәтлекләре өчен файдалы булган твистер уенын бик яратып уйнадылар.