Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 2019 елда террорчылыкка каршы комиссияләре эше нәтиҗәләре турында

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасында АТК аппараты тарафыннан 2019 елда террорчылыкны профилактикалау буенча муниципаль комиссияләрнең эшенә йомгаклар ясалды.

Гомумән алганда, аны оештыру дәрәҗәсенең уңай динамикасы, кайбер сыйфатлы күрсәткечләрнең яхшыруы билгеләп үтелде. Ел дәвамында гражданнарны террорчылыктан яклау буенча йөкләнгән координацияләү функциясен нәтиҗәле гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекләрнең АТК саны артты.

Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Чистай муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре АТКсы куелган бурычларын аеруча нәтиҗәле хәл итәләр.

Террорчылыкка каршы тору буенча эшчәнлеккә керткән өлеш өчен, үз сүзендә торучанлык, инициатива һәм иҗади якын килү өчен Татарстан Республикасында АТК грамоталары белән бүләкләү турында карар кабул ителде:

- Азнакай муниципаль районы АТК рәисе Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы;

- Азнакай муниципаль районы АТК секретаре Дәүләтшин Руслан Рөстәм улы;

- Балтач муниципаль районы АТК рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы;

- Балтач муниципаль районы АТК секретаре Гарипова Энҗе Фәрит кызы;

- Зәй муниципаль районы АТК рәисе Кәримов Рәзиф Гали улы;

- Зәй муниципаль районы АТК секретаре Токмакова Татьяна Викторовна.

Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International