«Хыял» яшьләр үзәге «Керлинг» ярышы үткәрде

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 23 гыйнварында «Балтач» ял паркы шугалагында «Хыял» яшьләр үзәге барлык теләүчеләр өчен олимпия төре буенча «Керлинг» ярышы үткәрде.

Ярышларда 4әр кешедән торган 4 команда катнашты.

1 урын - «Пчелка»

2 урын - «Локомотив»

3 урын - «Победа»

4 урын - «Снежок».

Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял»яшьләр үзәге башкара. Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Гарифуллин Г.Т., Назипова Л.Н.,Зыятдинова Ə.Р. җаваплы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International